Гел сорыйбыз без Алладан. Бир дә бир,дип, бир дә бир. Ә үзебез яратмыйбыз. Эшләп чыгарырга тир... Тирләп-пешеп эшләмибез, Яратмыйбыз эшләргә. Күпләребез диванда ята, Белмиенче нишләргә... Эш юклыкка япсарабыз, Ә үзебез тапмыйбыз. Эшләргә яратмыйбыз бит, Тапмагач ни капмыйбыз... Яратабыз бит чукынган, Тәмле итеп ашарга. Тәмле ашка акча кирәк, Барыр өчен базарга... (Авылдагылар рәхәт яши, Әй гонаһым алгыры. Базы тулы бәрәнгесе, Ит-ашы чолан тулы... Янәсе авылдагылар, Эшләмичә ашыйлар: -Алар тир түгеп тапканны Шәһәрдәгеләр ташыйлар-...) Шәһәр бит бу,карап булмый, Малын да... нишләтәсең... Сөйләнгәләп куйды берәү, Рәтләп эшләпәсен... Алладан, ди көне-төне, Сорыйм бит, бирми малай- Сүз ялгады күрше ире, Каранып алай-болай... Мин бит болай эштән куркмыйм, Тотынсам эшлим бишкә. Тик менә эше генә юк- Дип куйды, үкенечкә... Әй зарландылар бу икәү, Пыр туздырып дөньясын. Тартып карасыннар иде, Уф Алланың арбасын... Бик әйтәсем килгән иде, Кайтыгыз дип авылга... Күреп торам эш чыкмасын, Торалар бит авырга... Аллаһ та бит әйтеп куйган, Тырышканга бирермен! Тырышмаганнар уйласын, Алда ниләр күререн..... Гөлсем Нәбиуллина.

Теги других блогов: поэзия религия творчество